Җир асты байлыкларыннан файдалану шартларын бозган өчен «ГЕФЕСТ» ААҖ 300 мең сум күләмендә штраф түләячәк

2020 елның 17 сентябре, пәнҗешәмбе

ТР Экология министрлыгы белгечләре җир асты байлыкларыннан файдалану һәм җир асты суларын чыгару турында 4-ЛС статистика хисап формасы буенча мәгълүматлар тапшырылмавын ачыклады.  Белешмәләр оешма тарафыннан 2019 елда Биектау ятмасы буенча тапшырылган булган.

Юридик затка карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының «Җир асты байлыкларыннан файдалануга лицензиядә каралган шартларны һәм (яки) билгеләнгән тәртиптә расланган техник проект таләпләрен бозып файдалану» дигән 7.3 статьясының 2 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелгән, 300 мең сум штраф салынган булган.

Экологлар карары белән килешмичә, оешма Татарстан Республикасы Арбитраж судына шикаять биргән. Әмма суд әлеге карарны үзгәрешсез калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International