Ел башыннан бирле экологлар тарафыннан гражданнарның 5623 мөрәҗәгате каралган

2020 елның 21 сентябре, дүшәмбе

Ел башыннан бирле республиканың иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә 5623 мөрәҗәгать кергән.

Шуларның 2026 – «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы аша.

Шулай ук экологлар тарафыннан «Халык контроле» системасы аша килгән 984 мөрәҗәгать, Министрлыкның электрон почтасы, «кайнар линия» телефоны аша һәм WhatsApp, Telegram элемтә каналлары аша килгән 1194 хәбәр каралган. Гражданнарны шәхсән кабул итү барышында һәм Министрлыкның кабул итү бүлмәсе аша 1419 мөрәҗәгать алынган.

Исегезгә төшерик, табигать саклау законнары бозылуның барлык фактлары турында түбәндәге элемтә каналлары аша хәбәр итәргә мөмкин:

- (843)267-68-67 телефоны буенча;

-  eco.signal@tatar.ru электрон почтасы аша;

- интернет аша кабул итү системасына: http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm;

- WhatsApp һәм Telegram өстәмә элемтә каналлары аша +79872169779 номерына;

- «Халык контроле» системасындагы «Экология» категориясенә;

- «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы буенча.​

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International