Чиста уен. Бүген Изумрудное күлендә быелның көзнең Үзәк өмәсе узды

2020 елның 19 сентябре, шимбә

Бүген Бөтендөнья чисталык көнен Казанда Изумрудное күлендә зур экологик акция белән билгеләп үттеләр. Җыештыруны шулай ук «Экология» илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проектына, «Россия суы» һәм «Яшел Россия» акцияләренә дә туры китерделәр.

Өмә гадәти булмаган квест-уен форматында үткәрелде. «Чиста уеннар»да катнашу өчен 90 команда теркәлде! Төп приз – дайвинг дәресенә сертификат алу өчен барлык команда әгъзалары – уеннарда катнашучылар интернет-технологияләрдән файдаланып көч сынашты. 1,5 сәгать дәвамында табылган барлык чүп-чарны командалар фракцияләр буенча сортларга аерды, шуның өчен кушымтада баллар алды. Уртак көч белән 400дән артык катнашучы 328 капчык чүп-чар яки 2 тонна 700 кг калдык җыйды. Боларның барысы да «ПЖКХ» идарәче компаниясе» төбәк операторы көче белән алга таба эшкәртүгә җибәреләчәк.

«Бүген безнең республикада күп нәрсә эшләнә, әмма экология – иң мөһиме. Бу бит безнең сәламәтлек, без сулаган һава һәм без эчә торган су, – дип билгеләп үтте Александр Шадриков. – Бүген без, быелгы чикләү чаралары бетерелгәннән соң, беренче массакүләм чараларның берсен уздырдык. Һәм бу зур фикердәшләр командасының казанышы. Безнең даими партнерларыбызга, дусларыбызга – «Чиста булачак» хәрәкәтенә, Рус география җәмгыятенә, барлык дәүләт учреждениеләренә һәм студентларга, шулай ук яңа катнашучыларга, партнерларыбызга – «Мега», «ИКЕА», «Мегастрой», «Макдональдс», «Лента» челтәрләренә – зур рәхмәт! Акциядә катнашучыларны шулай ук Казан районара табигать саклау прокуроры Денис Александров һәм «Бердәм Россия» Казан җирле бүлекчәсе башкарма секретаренең беренче урынбасары Владимир Глухоньков та сәламләде.

«Чиста уеннар» квесты белән бер үк вакытта Лебяжье күлендә Экология министрлыгы ярдәме белән «Макдоналдс» компаниясеннән плоггинг-йөгереш узды. 50гә якын катнашучы – компания һәм дәүләт учреждениеләре вәкилләре – йөгереш һәм чүп-чар җыюны берләштерде. Алар тапкан калдыклар шулай ук калдыкларны эшкәртү станциясенә чыгарылды.

«Чиста уеннар» һәм поггинг-узышта җиңүчеләр партнерлардан бүләкләр алды, ә төп призга Россельхознадзор идарәсе командасы ия булды. Гадәти булмаган, әйтик, бәйләү инәләре кебек кызыклы табылдыкларга тап булучыларны да билгеләп үттеләр. Рус география җәмгыяте дайверлары күл төбеннән мотоцикл коляскасын күтәрде!

«Чиста уеннар»ны оештыручылар – Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәмендә Татарстан Республикасының «Чиста булачак» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы, Рус география җәмгыятенең Татарстандагы бүлекчәсе, «Татарстан Республикасы балалар оешмалары советы» төбәк иҗтимагый оешмасы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International