ЯҢАЛЫКЛАР


19
июнь, 2020 ел
җомга

Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков Балтач районына эш визиты белән килде. Район башлыгы Рамил Нотфуллин белән бергә ул шәһәр тибындагы Балтач бистәсенең Шушма елгасы участогы булган берничә объектны карады.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары, санитар-экологик икеайлык кысаларында, Казанның Авиатөзүчеләр районына рейд оештырган.


18
июнь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары, Үзәк махсус аналитик контрольлек инспекциясе белгечләре белән берлектә, борынгы «Рус-алман Швейцариясе» шәһәр табигать һәйкәле территориясендә Казансу елгасының су саклау зонасын тикшерде.

«Автостоп» операциясе, гадәттәгечә, җәйге чорда Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы инспекторлары тарафыннан үткәрелә. Экологлар транспорт чараларының су саклау зоналары чикләрендә хәрәкәтен һәм тукталышын чикли.

«Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы, «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе, төбәк проект офислары «Татарстанның илкүләм проектлары – 2020» фотоконкурс фотоконкурсын үткәрә.


17
июнь, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары Чубар Абдул авылының Совет урамы буенча урнашкан бинаны сүтү нәтиҗәсендә барлыкка килгән рөхсәтсез калдыклар ташлау урынын ачыклаган.

Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков эш визиты белән Чистай районында булды. Ведомство башлыгы визитының максаты – биредә яшәүчеләргә уңайсызлыклар китерә торган объектларны карау иде.

ТР Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары Әгерҗе районының Кырынды авылы территориясендә агач калдыклары, резин эшләнмәләр, ботаклар, шифер рәвешендә җитештерү һәм куллану калдыклары булуын ачыклаган.


16
июнь, 2020 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасының «Чиста булачак» яшьләр экологик хәрәкәте Зеленодольск, Буа, Болгар һәм Арчада экологик бәйрәмнәр үткәрүгә 1,55 млн.сум акча алачак. Татарстан волонтерларының проекты Россия Федерациясе Президенты грантларын алуга икенче конкурс нәтиҗәләре буенча иң яхшыларның берсе дип танылган.


15
июнь, 2020 ел
дүшәмбе

Ел башыннан бирле ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Республика иҗтимагый кабул итү системасына 2875 мөрәҗәгать килгән.

Шуларның 955 – «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы аша.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International