Автокалада «Экоактивлар 2020» узган сезонына йомгак ясалган

2020 елның 24 ноябре, сишәмбе

«Нур» яшьләр үзәгендә «Экоактивлар 2020/2021» дигән тантаналы чара узган, анда узган сезонга йомгак ясалган һәм яңасына старт бирелгән. Чараны «Мусора.Больше.Нет.Набережные Челны» экологик иҗтимагый хәрәкәте, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе һәм Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының яшьләр эшләре идарәсе ярдәме белән «Орион» яшьләр үзәге» МБУ оештыручы булып тора. Шулай итеп, узган сезонда җиңүчеләр билгеле булган:

 «Яшел түгәрәк» акциисендә:
1 урын – 41 нче урта мәктәп – 548 кг;
2 урын – 45 нче урта мәктәп – 325 кг;
3 урын – 77 нче гимназия – 263 кг.  
«Яшел урам» акциясендә:

1 урын – 45 нче урта мәктәп – 4050 кг;
2 урын – 52 нче урта мәктәп – 1892 кг;
3 урын – 21 нче урта мәктәп – 1734 кг.
«Кәгазьгә – икенче гомер» акциясендә:
1 урын – 41 нче урта мәктәп – 11310 кг;
2 урын – 34 нче урта мәктәп – 8183 кг;
3 урын – 26 нчы гимназия – 7920 кг. 
«Доброкрышечки» акциясендә:
1 урын – 26 нчы гимназия – 110 кг;
2 урын – 26 нчы гимназия – 62 кг;
3 урын – мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 68 нче башлангыч мәктәп – 27 кг.
2019/2020 уку елы нәтиҗәләре буенча «Батарейка сдавайся» акциясендә барлыгы 3782 кг батарейка җыелган.

Призерлар:
1 урын – 78 нче Пушкин пролицее – 245 кг батарейка
2 урын – 77 нче гимназия – 159 кг батарейка
3 урын – 45 нче урта мәктәп – 149 кг һәм 41 нче урта мәктәп – 141 кг.  

«Иң яхшы экоактив» исеменә Жигалина Венера Галимҗан кызы һәм Заздравных Энҗе Өлфәт кызы җитәкчелегендәге 45 нче урта мәктәпнең «Планета +» берләшмәсе лаек булган.  Балаларны ТР Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләгәннәр.

Проектта катнашучыларның барысына да әйләнә-тирә мохитне саклау эшенә зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерәбез, киләчәктә дә уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International