Лицензия шартларын үтәмәгән Мамадыш компанияләренә карата 1,2 млн. сумлык штраф билгеләнгән

2020 елның 23 ноябре, дүшәмбе

Июль аенда Мамадыш районындагы Красная Горка ятмасында закон бозу очрагы ачыкланган. Инспекторлар әлеге урында төзелеш фирмасына һәм агрокомпаниягә карый торган махсус техниканы теркәгән. Юридик затларда файдалы казылма табуга лицензия булуга карамастан, эшләр авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне сәнәгать җирләренә күчермичә, шулай ук билгеләнгән тәртиптә әлеге урынны аерып чыгармыйча (чикләрен билгеләмичә) гына башланган. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары килгән вакытта җир асты байлыкларын эшкәртү 650 кв. метр мәйданда алып барылган, табылган казылма күләме – 1430 куб. метр. Тулаем алганда, бозылган җирләр территориясе 1,7 гектар тәшкил итә. Бу урынга полиция хезмәткәрләре дә чакырылган.

Ачыкланган фактлар буенча юридик затлар Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.3 статьясының 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылган, һәр компаниягә карата 600 мең сум күләмендә административ штраф салынган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International