Инглиз теле укытучылары «Безнең белән арала» россиякүләм экологик дәресендә катнашу өчен чакырыла

2020 елның 24 ноябре, сишәмбе

Эшчәнлеге РФ Мәгариф министрлыгы ярдәмендә тормышка ашырыла торган «Экокласс.рф» россиякүләм порталы «Безнең белән арала» дигән россиякүләм экологик дәресен инглиз телендә үткәрү турында игълан итә. Дәрес 7-11 сыйныф укучыларына исәпләнгән һәм Россия мәктәпләрендә 2020 елның ноябреннән 30 декабренә кадәр узачак. 

«Безнең белән арала» дәресенең материаллары инглиз теле дәресләрен үткәрү өчен җайлаштырылган. Анда булган биремнәр калдыклар белән җаваплы эш итү һәм аларны аерым җыю темасына багышланган. Матур интерактив дәрес чүп-чар проблемасы турында күп кенә гадәти булмаган фактлар турында сөйләячәк, калдыкларны аерым җыю һәм эшкәртү кебек мөһим төшенчәләр белән таныштырачак, уен ярышлары һәм өй биреме ярдәмендә һәр укучының проблеманы хәл итүгә өлеш кертү, шулай ук инглиз телендә экологик терминнар һәм бу тема буенча дөнья трендлары белән сүзлек запасын арттыру өчен нинди гамәлләр кылуын аңлый алачагын аңлатачак.

Проектта теләсә кайсы мәктәп катнаша ала, моның өчен махсус әзерлек таләп ителми. Проект сайтында теркәлү узу белән педагог дәрескә әзерлек һәм аны үткәрү өчен җентекле методик материаллардан (дәрес сценарие һәм уен биремнәре тасвирланган методик гид, уен биремнәре белән анимацияләнгән презентация) файдалана ала.

Экодәрестән фотохисап тапшырган барлык педагоглар Россиякүләм проектында катнашучы дигән исем белән дипломнар һәм мәктәп адресына рәхмәт хатлары алачак. Иң яхшы фотографияләр ачык гомумроссия интернет-альбомына эләгәчәк.

Проектта катнашу өчен түбәндәге сылтама буенча теркәлергә мөмкин: http://разделяйснами.рф/. Барлык катнашучы мәктәпләр дә проектның гомумроссия онлайн-картасында билгеләп үтеләчәк.

Элемтә өчен җаваплы зат: Анна Горшкова, «Безнең белән арала» экологик дәресләр координаторы: e-mail: ecoclass@ecamir.ru тел.: 8 (915)-370-92-00.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International