Язын сайратыр өчен, кышын кошларга җим бирегез! Азнакай шәһәрендәге нәни экологлар «Песнәк көне» уздырган

2020 елның 20 ноябре, җомга

Кошлар нинди файда китерә? Ни өчен кышын аларга кеше ярдәме кирәк? Каурыйлы дусларга нәрсә ашатырга була, ә нәрсә ярамый?  «Песнәк көне» экологик бәйрәменә багышланган чара барышында Азнакай шәһәренең 5 нче «Кояшкай» балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйларны кызыксындырган сорауларга җавап биргәннәр.

Бәйрәм барышында мәктәпкәчә яшьтәге балалар кошлар турында табышмаклар чишкән, шигырьләр сөйләгән һәм сәхнә номерлары күрсәткән. Бәйрәм тарихы турында нәни экологларга шәһәрнең «Чиста булачак» яшьләр экологик хәрәкәте активистлары сөйләгән. Үз чиратында, ТР Экология министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе белгече Эльза Вәлиева балалар белән табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында мавыктыргыч әңгәмә үткәргән. Чараның ахырында балалар һәм «Чиста булачак» активистлары тарафыннан ясалган җимлекләрне балалар бакчасында һәм Нефтьчеләр урамы буйлап элеп чыкканнар. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International