Булачак экомәгърифәтченең портретын төзеп, «Пластикны дөрес тапшыр!» дигән видео-кулланма ясау буенча иҗади бирем үтәлгән, «чукрак телефон» уенында коммуникатив күнекмәләрне сынап карап, гамәлдә мәгълүматны ничек итеп дөрес җиткерергә кирәклеген белгәннәр. Яр Чаллы шәһәренең «Орион» яшьләр үзәгендә «Экоагарту мәктәбе»нең беренче дәресе узган. Уен тренингын «Экоагартучы – киләчәк һөнәре» темасына багышлаганнар, анда 23 артык яшь экоактивист катнашкан. Чара барышында балалар шулай ук экология акцияләре һәм ел дәвамында үзләре катнаша ала торган чаралар белән дә танышкан. «Экология «чит эш» булудан туктый, ә экологик фикерләү профессиональ күнекмәгә әверелә. Мондый экоагарту дәресләре үсеп килүче буынның экокультурасын формалаштырырга ярдәм итә», – дип билгели проектны оештыручылар.