Приставлар катнашыннан соң, «Казан җитештерү берләшмәсе» ҖЧҖ туфрак пычратган өчен штрафын түләгән

2020 елның 25 ноябре, чәршәмбе

Казанда суд приставлары «Казан җитештерү берләшмәсе» ҖЧҖ оешмасыннан 600 мең сум күләмендәге штрафны түләттергән. Бу хакта Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсенең рәсми сайтында хәбәр ителә. Элегрәк оешма, туфракны нефть продуктлары белән пычраткан һәм җирләрне яхшырту һәм туфракларны саклау таләпләрен үтәмгән өчен, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.6 статьясының 2 өлешендә, 8.7 статьясының 2 өлешендә каралган административ хокук бозуда гаепле дип танылган булган.

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы тарафыннан билгеләнгән штрафның предприятие тарафыннан ирекле рәвештә түләнмәве сәбәпле, административ җәза билгеләү турындагы карар Киров районы бүлегенең суд приставларына мәҗбүри рәвештә башкару өчен җибәрелгән. Суд приставы предприятиегә башкарма производство кузгату турында хәбәр итә һәм мәҗбүри характердагы чаралар турында кисәтә. Приставларның чикләүләрен көтеп тормыйча, оешма штрафны тулы күләмдә түләргә булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International