ТР Экология министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары видеокамера ярдәмендә калдыкларны законсыз ташлау фактын теркәгән.
Чистай шәһәрендә металл ватыкларын кабул итүче 10 пункт экологик законнарны үтәү буенча тикшерелгән. Рейдны Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары һәм Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре үткәргән.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары Минзәлә районы Дусай Кичү авылында яр буе полосасын үзирекле тәртиптә биләп алу очрагын теркәгән.
Түбән Кама шәһәренең ике бакчачылык ширкәте территориясе җитештерү һәм куллану калдыклары белән чүпләнгән. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Түбән Кама шәһәре прокуратурасы белән берлектә рейд уздырган.
ТР Экология министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Олы Кариле-Красновидово автоюлыннан 300 метр чокырда җитештерү һәм куллану калдыкларын ачыклаган. Тикшерү барышында әлеге участокның Яңасала авыл җирлеге карамагында булуы ачыкланган.
Интеллектуаль транспорт системалары буенча Беренче үзәк-көнчыгыш конгрессы 2022 елның 19-21 нче сентябренә күчерелгән. Мондый карар «ЭРТИКО-ИТС Европа» ассоциациясе һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан кабул ителгән. Конгресс күчерелүе сәбәпле, 2020 елның 21-24 нче сентябрендә онлайн-форматта KAZAN DIGITAL WEEK-2020 халыкара форумын үткәрү турында карар кабул ителгән.
Хәзер гражданин Сумка елгасы ермагын торгызу проектына туры китереп, табигый халәтенә китерергә тиеш булачак. Хокук бозучы җир кишәрлеге сатып алган һәм территориянең мәйданын арттыру максатында Сумка елгасын һәм Ильинское күлен тоташтыручы комлы ермакны үзирекле тәртиптә күмеп куйган.
Сезгә Казан шәһәрендә икенчел чимал кабул итү пунктларының актуальләштерелгән исемлеген тәкъдим итәбез. Макулатура, пластикны түбәндәге адреслар буенча тапшырырга мөмкин:
«Елның Россия агачы» конкурсы ел саен уздырыла торган «Елның Европа агачы» халыкара конкурсының илкүләм сайлап алу этабы булып тора. Чараны «ЗДОРОВЫЙ ЛЕС» стратегик альянсы коммерциясез партнерлыгы оештыра.
Исегезгә төшерик, Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы республиканың югары уку йортлары студентлары арасында конкурс игълан иткән иде. Конкурс ике этапта узды.