ЯҢАЛЫКЛАР


22
июль, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстанда сентябрь азагына кадәр «Чиста һава» операциясе игълан ителде. Исегезгә төшерәбез, чара автотранспорттан чыккан төтен газларындагы пычраткыч матдәләр микъдарының билгеләнгән нормативларын контрольдә тоту һәм аларның атмосфера һавасына тискәре йогынтысын кисәтү максатында үткәрелә.

Әлмәтнең «ОПУ-30» предприятиесе экологик хокук бозулар кылуда гаебен танудан баш тарткан.


21
июль, 2020 ел
сишәмбе

Унберенче арбитраж апелляция суды «Идел суднолар йөртү компаниясе»н Балык Бистәсе районында ьир асты байлыкларын законсыз чыгаруда гаепле дип танырга карар иткән. Бу инде экологлар карарының законлы булуын раслаган икенче суд инстанциясе.  


20
июль, 2020 ел
дүшәмбе

Автокаланың Казан проспекты урамындагы төтен суырткыч торбаны җирле халык төшереп алган. «Халык контроле» ярдәмендә фотоматериаллар Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына җибәрелгән, шуннан соң Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары эш шартларын ачыклый башлаган.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары, гражданнар мөрәҗәгатен карау кысаларында, су объектына чистартылмаган юынты агызу фактын теркәгән.

Бүген Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында булып узган аппарат киңәшмәсендә Кама аръягы территориаль идарәсенең 2020 елның беренче яртыеллыгында башкарылган эш нәтиҗәләре тыңланды. Доклад белән идарә башлыгы Алексей Лобанов чыгыш ясады. 

Чүп-чар бармы – эшкәртүгә алып кил! Икенчел чималны кабул итү буенча экологик акция Казандагы гипермаркетлар челтәрендә башланып киткән. Республика башкаласында яшәүчеләргә макулатура, гофрокатыргы, полиэтилен һәм пластик калдыкларын тапшыру тәкъдим ителә.

Ел башыннан бирле республиканың иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә 3724 мөрәҗәгать кергән.

Шуларның 1150 – «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы аша.


17
июль, 2020 ел
җомга

Чара «Экология» илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты кысаларында оештырылган. Бүгенге көндә республика буенча шундый 200ләп акция үткәрелгән.

Кара тимер ватыклары, тимер калдыклары, люминесцент лампалар. Яр Чаллыда кабул итү пункты хуҗасы боларның барысын да туфракка туплап барган. Санкцияләнмәгән чүплекнең гомуми мәйданы 210 кв. метр тәшкил итә. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International