Чаллы предприятиесе һаваны саклау кагыйдәләрен бозган

2020 елның 20 июле, дүшәмбе

Автокаланың Казан проспекты урамындагы төтен суырткыч торбаны җирле халык төшереп алган. «Халык контроле» ярдәмендә фотоматериаллар Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына җибәрелгән, шуннан соң Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары эш шартларын ачыклый башлаган.

Әлеге ташландык чыганагы булган асфальтбетон заводы агымдагы елның май аенда эшли башлаган һәм җитешсезлекләр дә юл куярга өлгергән. Тикшерү барышында ачыкланганча, әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясый торган объект дәүләт исәбенә куелмаган; пычрану чыганакларына инвентаризация үткәрелмәгән; тузанны чистарту җайланмалары тиешле паспортларга ия түгел, чистарту нәтиҗәлелегенә производство контроле алып барылмый.

Административ хокук бозулар турында РФ Кодексының 8.1 статьясы («Шәһәр төзү эшчәнлеген башкарганда һәм предприятиеләрне, корылмаларны яки бүтән объектларны эксплуатацияләгәндә экологик таләпләрне үтәмәү») һәм Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.21 статьясының 3 өлеше («Экспуалатация кагыйдәләрен бозу, атмосфера һавасының пычрануына китерергә мөмкин булган газларны чистарту һәм зарарлы матдә ташландыкларын тикшерүдә тоту өчен корылмалардан, җайланмалардан яки аппаратурадан файдаланмау, яисә төзек булмаган аталган корылмалардан, җайланмалардан яки аппаратурадан файдалану») нигезендә юридик зат административ җаваплылыкка тартылган. Ачыкланган бозуларны бетерү турында күрсәтмә бирелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International