Кама аръягы территориаль идарәсе 2020 елның беренче яртыеллыгына йомгак ясады

2020 елның 20 июле, дүшәмбе

Бүген Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында булып узган аппарат киңәшмәсендә Кама аръягы территориаль идарәсенең 2020 елның беренче яртыеллыгында башкарылган эш нәтиҗәләре тыңланды. Доклад белән идарә башлыгы Алексей Лобанов чыгыш ясады. 

Агымдагы елның гыйнварыннан Кама аръягы территориаль идарәсе табигать саклау законнары бозылуның 256 очрагын ачыклаган, 256 административ беркетмә төзелгән, 166 карар чыгарылган, шулай ук 62 кисәтү бирелгән. 3 млн. 276 мең сумлык штраф салынган, шуның 1 млн.161 мең сумы түләттерелгән.  

Идарә Түбән Кама шәһәрендә атмосфера һавасын саклау сыйфатына аерым игътибар бирә. Шулай итеп, 6 айда һаваның торышына автоматик контроль системасы 702681 анализ ясаган, 1936 һава пробасы алынган.

Су ресурсларын саклау өлкәсендә идарә тарафыннан 22 тикшерү үткәрелгән, 23 беркетмә төзелгән, җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендә административ хокук бозу турында 7 беркетмә төзелгән.

Ел башыннан Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары 129 рөхсәтсез чүплек ачыклаган, шуларның 121е бетерелгән. Калдыкларны урнаштыру урыннарының гомуми мәйданы 5055 кв. метр тәшкил итә, аның күләме – 868,2 куб. метр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International