Чүп-чар бармы – эшкәртүгә алып кил! Икенчел чималны кабул итү буенча экологик акция Казандагы гипермаркетлар челтәрендә башланып киткән. Республика башкаласында яшәүчеләргә макулатура, гофрокатыргы, полиэтилен һәм пластик калдыкларын тапшыру тәкъдим ителә. Кабул итү Гаврилов урамы, 5 адресы буенча урнашкан гипермаркетта (күпләп сату бүлеге янында сул яктан керү урыны) башкарыла. Чималны сортларга аеру кыенлыклары булган очракта, компаниянең махсус хезмәткәре сезгә 9:00-17:00 сәгатьләрдә консультация бирә ала.
Ташланачак калдыклар санын киметүгә үз өлешеңне керт! Планета ресурсларын сакла!
Өстәмә мәгълүмат www.megastroy.com сайтында һәм vk.com/megastroy_diy, www.instagram.com/megastroy_diy социаль челтәрләрендә.