Ел башыннан бирле республиканың иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә 3907 мөрәҗәгать кергән.
Шуларның 1185 – «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы аша.
Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Түбән Кама районының экология мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Эшлекле очрашуда ТР экология министры Александр Шадриков, Түбән Кама районы башлыгы Айдар Метшин, Казан (Идел буе) федераль университетының Экология һәм табигатьтән файдалану институты, «ТР Төп инвестиция-төзелеш идарәсе» ГКУ вәкилләре, район территориясендә экологик проектларны гамәлгә ашыручы подрядчы оешмаларның җитәкчеләре катнашты.
Рус география җәмгыятенең Татарстан бүлеге вәкилләре, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, җәмәгать оешмалары волонтерлары һәм битараф булмаган гражданнар белән берлектә, Казанның Авиатөзелеш районындагы Лесное күленең яр буе зонасын һәм күлнең үзен чистарткан. Чара «Экология» илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты кысаларында оештырылган.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Фәннәр академиясенең А.Н. Северцов исемендәге Экология һәм эволюция проблемалары институты директоры Вячеслав Рожнов белән очрашкан. Бу хакта республика башлыгының рәсми сайтында хәбәр ителә. Төбәктә «Ак Барс» песиләренең сирәк төрләрен өйрәнү үзәген оештыру проекты – фикер алышу предметы булган.
Республиканың төрле почмакларыннан килгән 50дән артык бала экологик продюсерлаштыру нигезләре белән танышкан. Укулар «Яшел буын» проектыннан воркшоп кысаларында MEDIA BILER FORUMда узган.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары Мамадыш шәһәрендә туфракка җитештерү һәм куллану калдыкларын, аерым алганда, пыяла һәм тукыма булмаган материаллар (сүс һәм җеп) ташлануын ачыклаган. Предприятие эшчәнлеге нәтиҗәсендә аның территориясендә барлыкка килгән калдыклар 52 кв. метр мәйдан били, күләме – 47 куб. метр.
Иртәгә Казанның Авиатөзелеш районындагы Лесное күлендә экологик акция узачак. Рус география җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлекчәсе волонтерлары яр буе территориясен тәртипкә китерәчәк, А.А.Леонов исемендәге су асты тикшеренү отряды аквалангистлары күл төбен чистартачак.
ТР Экология министрлыгы белгечләре предприятие тарафыннан бирелгән 5-ГР хисабы буенча тау эшләрен үстерү планы буенча расланган күләмнән тайпылу очракларын ачыклаган.
«ЗДОРОВЫЙ ЛЕС» стратегик альянс коммерциясез партнерлыгы «Россиянең ел агачы - 2020» илкүләм конкурсында ачык тавыш бирүдә катнашырга чакыра.
Хәзерге вакытта эшләр башкарыла торган территориянең мәйданы 35 гектар тәшкил итә, резин техникасы эшләнмәләре белән пычранган участок – 15 га.