Лицензия дә, каты катлам да юк. Автокала кешесе законсыз рәвештә тимер ватыклары кабул иткән

2020 елның 17 июле, җомга

Кара тимер ватыклары, тимер калдыклары, люминесцент лампалар. Яр Чаллыда кабул итү пункты хуҗасы боларның барысын да туфракка туплап барган. Санкцияләнмәгән чүплекнең гомуми мәйданы 210 кв. метр тәшкил итә. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының әлеге хокук бозу очрагын ачыклаган Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары физик затның кара һәм төсле тимер калдыкларын саклау, эшкәртү һәм сатуга лицензиясе, пункт территориясендә каты өслек булмавы турында хәбәр итте. Моннан тыш, 30 кв. метрдан артык мәйданлы участокта туфракның уңдырышлы катламын алу һәм бер урыннан икенче урынга күчерү факты да ачыкланган, бу исә РФ Җир кодексы таләпләрен бозу булып тора.  

Ачыкланган хокук бозу очраклары буенча гражданинга карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясының 3 өлеше («Әгәр әлеге гамәлләрдә (гамәл кылмауда) җинаять җәзасына тартырлык гамәлләр булмаса, кешеләрнең сәламәтлегенә яки әйләнә-тирә мохиткә зыян салган яки эпидемия яки эпизоотия барлыкка килүгә сәбәпче булган гамәлләр (гамәл кылмау)») һәм Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.6 статьясының 1 өлеше («Туфракның уңдырышлы катламын үзирекле рәвештә салдырып алу яки бер урыннан икенче урынга күчерү») буенча беркетмәләр төзелгән. Административ хокук бозуларга китергән сәбәпләрне һәм шартларны бетерү турында күрсәтмә бирелгән.

Тиешле лицензиядән башка гына эшкуарлык эшчәнлеге алып бару турындагы мәгълүмат Россия Эчке эшләр министрлыгының Яр Чаллы шәһәре идарәсенә тапшырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International