Самара Арбитраж апелляция суды «Идел суднолар йөртү компаниясе»нең законсыз гамәлләрен раслаган

2020 елның 21 июле, сишәмбе

Унберенче арбитраж апелляция суды «Идел суднолар йөртү компаниясе»н Балык Бистәсе районында ьир асты байлыкларын законсыз чыгаруда гаепле дип танырга карар иткән. Бу инде экологлар карарының законлы булуын раслаган икенче суд инстанциясе.  

Закон бозу очрагын Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары, узган ел ГЛОНАСС +112 спутник навигациясе ярдәмендә, Куйбышев сусаклагычы акваториясендә ачыклаган булган. Бүлеп бирелгән лицензияле кишәрлектән читтә җир асты байлыкларын эшкәрткән өчен экологлар компанияне Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.3 статьясының 1 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартканнар, юридик затның авыр матди хәлен исәпкә алып, штраф күләме 2 тапкырга – 400 мең сумга кадәр киметелгән.  

Чыгарылган карар белән килешмичә, хокук бозучы зат башта Татарстан Республикасы Арбитраж судына, ә аннары Самара шәһәре Арбитраж апелляция судына мөрәҗәгать иткән. Апелляция шикаяте канәгатьләндерелмәгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International