Суда да, су астында да. «Экология» илкүләм проекты кысаларында «Рус-Алман Швейцариясе» территориясендә янә чистарту эшләре башкарылган

2020 елның 17 июле, җомга

Чара «Экология» илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты кысаларында оештырылган. Бүгенге көндә республика буенча шундый 200ләп акция үткәрелгән. «Сезон ахырына, шартлар мөмкинлек бирсә, без бу санны ике тапкыр арттырырга планлаштырабыз, – дип билгеләп үтте ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Мәгълүмат системалары һәм экологик агарту идарәсе башлыгы Дамир Вәлиуллин. – Санитар-эпидемиологик режим кимүгә карап, акцияләрдә безнең активлык артачак кына». Бу эшне башкару зарурлыгы, беренче чиратта, республиканың сулануына бәйле, дип өстәде ул. Татарстан территориясенең 6,4%ын су өслеге биләп тора.  

«Бүгенге акция Рус география җәмгыятенең Татарстан бүлеге белән берлектә оештырылды. Алар белән без инде 10 елга якын хезмәттәшлек итәбез. Бу безгә ярда гына түгел, суда да, су астында да җыештырырга, су төбендәге катламнарга анализ ясарга мөмкинлек бирә», – дип ассызыклады Дамир Вәлиуллин. Рус география җәмгыятенең ТР идарәсе рәисе урынбасары Андрей Агарков билгеләп үткәнчә, «Рус-Алман Швейцариясе» Татарстанның һәм Казанның иң матур тыюлыкларының берсе. Бирегә килеп, халык ял итәргә ярата. – Ләкин үз артларыннан чүп-чар җыештыручылары гына аз, без шуңа күрә бүген биредә».

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, су объектында экологлар тарафыннан даими рәвештә мониторинг алып барыла. Берничә ел дәвамында судагы нефть продуктлары микъдарына бәйле кисәтүләр юк.

Татарстанда елга төбеннән күтәрелгән кызыклы табылдыклар арасында Рус география җәмгыяте аквалангистлары атаган әйберләр:  югалган акчалар, күзлекләр, газлы су тутырылган ябык шешәләр, хәтта баткан катамараннар, иске көймәләр. Су белән тулган пластик шешәләр, тәгәрмәч каплавычлары иң еш табыла торган әйберләр икән. Аларның барысы да, әлбәттә, су төбеннән чыгарыла һәм киләчәктә утильләштерелә.

Бүген волонтерлар 4 кубометр чүп-чар җыйган. Яр буе территориясеннән калдыклар чыгаруны «ПЖКХ» ИК» көнбатыш зонасы төбәк операторы үз өстенә алган.

Татарстанда «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты чаралары 2021 елдан гамәлгә ашырыла башлаячак. Болар: Державино авылындагы буаны (48,8 млн. сум) һәм Лаеш районының Никольское авылы янында Мишә елгасының уң як кушылдыгын (69,6 млн. сум) чистарту. Планлаштырылган чаралар арасында Лаеш районының Державино авылында түбән буаны чистарту, Мамадыш районының Кама урман хуҗалыгы авылы янында Берсут елгасы үзәнен чистарту, Мамадыш шәһәрендәге Нократ елгасының уң кушылдыгын экологик тернәкләндерү дә бар.

2021-2022 елларга исәпләнгән программа кысаларында республика бюджетына федераль бюджеттан 118,1 млн. сум күләмендә субвенцияләр каралган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International