«ОПУ-30» эше буенча чираттагы суд тикшерүе экологларның җиңүе белән тәмамланды

2020 елның 22 июле, чәршәмбе

Әлмәтнең «ОПУ-30» предприятиесе экологик хокук бозулар кылуда гаебен танудан баш тарткан. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе тарафыннан чыгарылган карарларга юридик зат суд аша шикаять бирергә омтыла, тик барып чыкмый.

Исегезгә төшерәбез, узган елның ноябрендә планлы тикшерү барышында экологлар предприятие территориясендә туфрактагы фенол микъдарының ике тапкыр артык булуын ачыклаган иде. Пычрату мәйданы 185 кв. метр тәшкил иткән, шуның өчен «ОПУ-30» Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.6 статьясының 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылган. Әлмәт шәһәр суды һәм Татарстан Республикасы Югары суды тарафыннан билгеләнгән җәза үз көчендә калдырылган.

Моннан тыш, җирләрне яхшырту, яклау һәм туфракны әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтыдан саклау буенча билгеләнгән таләпләрне һәм мәҗбүри чараларны үтәмәгән өчен предприятие Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.7 статьясының 2 өлеше буенча җаваплылыкка тартылган. Хокук бозучы зат Әлмәт шәһәр судына үтенеч белән мөрәҗәгать иткән, ләкин карар үзгәрешсез калдырылган, 400 мең сум күләмендә штраф билгеләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International