Казан шәһәренең Вахитов районындагы 24 нче балалар бакчасы территориясендә Бөек Ватан сугышыны кырларыннан кайтмаган сугышчылар истәлегенә нәни экологларның «Яшел утраучыгы» барлыкка килде. Чара «Эколята-Дошколята» табигать саклау социаль-мәгариф проекты кысаларында һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгы кысаларында, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы катнашында үткәрелде.
#ВместеЯрче дигән Энергияне сак тоту һәм экология россиякүләм фестиваленә булышлык күрсәтеп уздырылган социаль кампания кысаларында Әлмәт шәһәренең 7нче урта мәктәбендә һәм Буа шәһәренең М.М. Вахитов исемендәге гимназиясендә «Экология һәм энергия саклау» темасына экологик дәресләр үткәрелгән.
Очкыч ярдәмендә күзәтү вакытында Әлмәт районы территориясендәге «Татарстан-Металл Маркет» ТҖК ҖЧҖ эшчәнлегендә калдыклар белән эш иткәндә хокук бозу очраклары ачыкланган. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары металл ватыкларын кабул итү пунктын тикшергән.
Халыкара өлкәннәр көнендә ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы хезмәткәрләре ветераннарны котлый, өлкән буын хезмәттәшләрен хөрмәтли. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, аларның кайберләре әле дә әйләнә-тирә мохитне саклау эшенә үзеннән актив өлеш кертә.
Чаллыда газ чистарту җайланмасының төзек булмавы авария хәленә китергән. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары ачыклаганча, сасы иснең сәбәпчесе – төзелеш эшләнмәләре җитештерү белән шөгыльләнүче БСИ сәнәгать зонасы предприятиеләренең берсе.
Алабуга шәһәрендә яшәүчеләр 7 мең кв. метрлы яр буе территориясен чистарткан. Акция барышында «Экология» илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проектына ярдәм йөзеннән, Туйма елгасының яр буе зонасы һәм «Шишкин буалары» тәртипкә китерелгән.
Хәзерге вакытта тимер ватыкларын саклау мәйданчыгы каты бетон өслегенә ия, периметры буенча җиһазландырылган. Яңгыр суларыннан агып җыела торган су герметик коеларга туплана, өске агынты сулар шулай ук чистартыла.
«Чиста һава» операциясе бетеп килә. 10 июльдә башланып киткән чара кысаларында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы инспекторлары тарафыннан, ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә, транспорт чарасыннан чыккан газларның чисталыгы буенча меңнәрчә автомобиль тикшерелгән.
Казан шәһәре Яңа Савин районының 170 номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар чүп-чарны аерым җыю күнекмәләренә өйрәнде. Калдыкларны дөрес сортлау буенча экологик дәрес Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары һәм җәмәгать инспекторлары катнашында үткәрелде.
Югары, урта һөнәри һәм урта махсус уку йортларының 15-30 яшьлек студентлары «Вода.online» россиякүләм студентлар экоквестында катнашу өчен чакырыла.