Халыкара өлкәннәр көнендә ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы хезмәткәрләре ветераннарны котлый, өлкән буын хезмәттәшләрен хөрмәтли. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, аларның кайберләре әле дә әйләнә-тирә мохитне саклау эшенә үзеннән актив өлеш кертә.
Шулай итеп, Төньяк территориаль идарә хезмәткәрләре Балтач районының Чепья авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Гарифҗан Галиев янында булдылар, рәхмәт сүзләре белән истәлекле бүләкләр тапшырдылар. 93 ел эчендә ул агачлар утыртуын дәвам итә, яр буе территорияләрен төзекләндерүгә үз өлешен кертә, үз белемнәрен һәм тәҗрибәсен яшь буынга тапшыра, моның өчен җирле халык телендә «тере энциклопедия» дип атап йөртәләр аны. «Безнең Гарифҗан Галиевич – без үрнәк алырга тиешле кеше. Менә берничә дистә ел буе ул безнең идарә белән хезмәттәшлек итә, туган ягыбызны һәм монда яшәүче кешеләрне бик ярата», – дип билгеләп үтте Төньяк территориаль идарә белгече Фирдәвес Латыш.
Ветеран үз акчасына табигать объектларын саклауга өлеш кертә. 2018 елда ул Каенсар авылындагы буаны тукландыручы 13 чишмәне чистартуда катнашкан. Ул биредә агачлар утырткан һәм җирле халык белән бергә территорияне төзекләндергән. Арбор елгасы аша салынган күпер ветеранның тагын бер горурлыгы булып тора. Аның төзелеше Гарифҗан Галиев акчасына оештырылган. Һәр очрашуда Чепья авылы халкы аңа газиз урманга тоткарлыксыз барып җитү мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерә.
Бүген Гарифҗан Галиев «Халыклар дуслыгы» туган якны өйрәнү музеенда директор булып эшли. Аның табигатькә булган мәхәббәте экспозиция-күргәзмә залларының берсендә чагылыш тапкан, анда республикабызда тереклек итүче хайван һәм бөҗәк экспонатлары, шулай ук танылган рәссамнарның табигать күренешләре картиналары урнаштырылган. Музей буйлап экскурсия үткәргәндә Гарифҗан Гали улы 17 яшендә сугышта булуы, җитди яралануы һәм 9 ай буена госпитальдә ятуы турында сөйләде: «Бүгенге көнгә кадәр яшәгәнем өчен Аллаһка рәхмәтлемен. Җиңүнең нинди тырышлык белән яулап алынуы хакында яшьләребезнең аңлавы мөһим», – дип нәтиҗә ясады ул һәм киләчәк буыннар өчен уникаль табигый байлыкларны һәм туган җирнең матурлыгын сакларга өндәде.