Көньяк-Көнчыгыш ТИ инспекторлары «Татарстан-Металл Маркет» ТҖК ҖЧҖдә металл ватыкларын җыю вакытында закон бозылуын ачыклаган

2020 елның 2 октябре, җомга

Очкыч ярдәмендә күзәтү вакытында Әлмәт районы территориясендәге «Татарстан-Металл Маркет» ТҖК ҖЧҖ эшчәнлегендә калдыклар белән эш иткәндә хокук бозу очраклары ачыкланган. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары металл ватыкларын кабул итү пунктын тикшергән.

Тикшерү барышында калдыкларның ачык мәйданчыкта чүп өеме белән җыелуы ачыкланган. «Явым-төшем агынтылары челтәре җиһазландырылмаган, саклагыч валлар юк, бу исә «Җитештерү һәм куллану калдыклары турында»гы 89-ФЗ номерлы законның 11 статьясын һәм «Әйләнә-тирә мохитне саклау турында»гы федераль законның 51 статьясы таләпләрен бозу санала», –  дип аңлатты Экология министрлыгы инспекторлары. Әлеге факт буенча компаниянең вазыйфаи затына карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 ст. 1 өлеше нигезендә административ җәза билгеләү турында карар чыгарылган.

Хәзерге вакытта «Татарстан-Металл Маркет» ТҖК ҖЧҖ калдыкларны җыю һәм саклау өчен мәйданчыкны бетонлаштырган, территория периметры буенча бордюрлар рәвешендә яклагыч вал ясаган. Явым-төшем агынтыларын герметик коеларга җыю оештырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International