Электр энергиясен саклагыз! Әлмәттә һәм Буада шундый шигарь белән экология дәресләре узган

2020 елның 2 октябре, җомга

#ВместеЯрче дигән Энергияне сак тоту һәм экология россиякүләм фестиваленә булышлык күрсәтеп уздырылган социаль кампания кысаларында Әлмәт шәһәренең 7нче урта мәктәбендә һәм Буа шәһәренең М.М. Вахитов исемендәге гимназиясендә «Экология һәм энергия саклау» темасына экологик дәресләр үткәрелгән.

Чараларда укучылар энергияне саклау турында видеороликлар караган, альтернатив энергия чыганаклары турында белгән. Экологлар кояш яктылыгы, су агымнары, җил, биоягулык, геотермаль җылылык кебек яңартыла торган ресурсларның энергияне экологик ысул белән бирә һәм әйләнә-тирәлеккә азрак зыян китерә, дип сөйләгән.

«Бүген энергиянең бетмәс-төкәнмәс, экологик яктан яңа чыганакларын эшләү мөһим, бу әйләнә-тирә мохитебезне озак елларга тере һәм сәламәт итеп сакларга ярдәм итәчәк», - дип билгеләп үткән Идел аръягы территориаль идарәсе МАКИ җитәкчесе урынбасары Наталия Җәләлова.

#ВместеЯрче – энергоресурсларга, энергетиклар хезмәтенә сакчыл караш һәм көнкүрештә һәм эшчәнлектә заманча энергонәтиҗәле технологияләр куллануны популярлаштыру өчен киң колачлы иҗтимагый хәрәкәт.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International