Экологлар һаваны пычраткан өчен Чаллы предприятиесен җәзага тарткан

2020 елның 30 сентябре, чәршәмбе

Чаллыда газ чистарту җайланмасының төзек булмавы авария хәленә китергән. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары ачыклаганча, сасы иснең сәбәпчесе – төзелеш эшләнмәләре җитештерү белән шөгыльләнүче БСИ сәнәгать зонасы предприятиеләренең берсе. 

Сафтан чыккан җиһазлардан файдаланган, шулай ук атмосфера һавасына чыга торган пычраткыч матдәләр ташлауны тотып калу, кисәтү, бетерү чараларын үтәмәгән өчен юридик затка карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.1 статьясы һәм Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.21 ст. 3 өлеше буенча административ беркетмәләр төзелгән.

Ачыкланган бозуларны бер ай эчендә бетерү турында күрсәтмә бирелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International