Казан шәһәренең Вахитов районындагы 24 нче балалар бакчасы территориясендә Бөек Ватан сугышыны кырларыннан кайтмаган сугышчылар истәлегенә нәни экологларның «Яшел утраучыгы» барлыкка килде. Чара «Эколята-Дошколята» табигать саклау социаль-мәгариф проекты кысаларында һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгы кысаларында, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы катнашында үткәрелде.
Утырту материалы һәм барлык кирәкле инвентарь балаларга болай гына түгел, ә «Хәзинә эзләүчеләр» («Искатели сокровищ») экологик квестының барлык нокталарын уңышлы узу нәтиҗәләре буенча гына бирелде. Балалар табышмаклар чиште, тәкъдим ителгән биремнәрне үтәде, һәр пунктта сусипкеч һәм көрәк алды. Балаларның төп табышы алма һәм савыр (туя) үсентеләре булды, алар соңыннан балалар бакчасы территориясен бизәде.
«Хәтер утраулары»н булдыру балаларда һәм үсмерләрдә экологик культура һәм табигатьне ярату культурасын формалаштырып, үсеп килүче буынга ватанпәрвәрлек тәрбиясе бирүне җәелдерергә ярдәм итә.
Экоквестта җиңүчеләр өчен утырту материалы рәвешендәге бүләк продукциясе А.И. Щеповских исемендәге әйләнә-тирә мохитне саклауга ярдәм итү буенча төбәк иҗтимагый фонды тарафыннан бирелде.