ЯҢАЛЫКЛАР


9
февраль, 2021 ел
сишәмбе

2020 елда Идел-Кама төбәгендә табигать саклау законнарын бозуның 445 очрагы ачыкланган. Территориаль идарә җитәкчесе Рафис Әхмәтҗанов әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә ТР Баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакировка күзәтчелек эшчәнлеге нәтиҗәләрен тәкъдим итте.

Сервис сукырлар һәм начар күрүче кешеләрне якынайту өчен эшли, аларның аралашу мөмкинлекләрен киңәйтә, белем алу мөмкинлеген арттыра һәм төрле хезмәтләрдән файдаланырга мөмкинлек бирә.


8
февраль, 2021 ел
дүшәмбе

Россия Федерациясе табигать ресурслары һәм экология министры белән очрашу Татарстан Республикасы Президентының эш сәфәре кысаларында Мәскәүдә узды, дип хәбәр ителә Россия Табигать ресурслары министрлыгы сайтында. Яклар «Иделне савыктыру», «Чиста ил» федераль проектлары чараларын гамәлгә ашыру, шулай ук республика территориясендә «Ак Барс» мәчеләрнең сирәк төрләрен өйрәнү үзәге һәм экология-белем бирү үзәге булдыру турында фикер алышкан.

Ел башыннан бирле республиканың иҗтимагый экологик кабул итү системасына 329 мөрәҗәгать кергән.

Шуларның 3 – «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы аша.


5
февраль, 2021 ел
җомга

Әлмәттә Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көнҗяк-Көнчыгыш территориаль идарәсенең 2020 елгы эшенә йомгак ясалды. Утырышта ТР экология министрының беренче урынбасары – әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә ТР Баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров катнашты. Үткәрелгән эш турында Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе башлыгы Альберт Мәликов доклад ясады. 

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының территориаль идарәләре 2020 елга күзәтчелек эшчәнлегенә йомгак ясавын дәвам итә. Кичә Ык буе территориаль идарәсе җитәкчесе Хәлил Мөстәкыймов министрның беренче урынбасары – әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә ТР Баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакировка башкарылган эшләр турында хисап тапшырды.


4
февраль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Экологик культураны күтәргәннәр, экологик белемнәрне киңәйтткәннәр, табигатьтә үз-үзеңне тоту һәм калдыкларны аерым җыю кагыйдәләрен ныгытканнар.

Экологик онлайн атна 2021 елның 5-8 апрелендә узачак. Аны «АСЭРГРУПП» ҖЧҖ компаниясе оештыра.


3
февраль, 2021 ел
чәршәмбе

Яр Чаллыда ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе 2020 елгы эшенә йомгак ясады. Утырышта экология министрының беренче урынбасары – әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә Татарстан Республикасының Баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров катнашты. 2020 елда башкарылган эшләр турында идарә башлыгы Наил Гарипов хәбәр итте.

Хәзерге вакытта республиканың төньяк төбәгендәге белем бирү учреждениеләрендә «Кош ашханәләре»н оештыру буенча экологик чаралар уза. Дәрес кысаларында тәрбиячеләр һәм укытучылар кошларны кышлатуның үзенчәлекләре һәм аларга ярдәм күрсәтү кирәклеге турында сөйли.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International