Экологик культураны күтәргәннәр, экологик белемнәрне киңәйтткәннәр, табигатьтә үз-үзеңне тоту һәм калдыкларны аерым җыю кагыйдәләрен ныгытканнар. 2 нче номерлы Теләче балалар бакчасының әзерлек төркемендә тәрбияләнүче балалар өчен «Табигать – тиңсез хәзинә» бәйрәме оештырылган, анда алар экологик уеннарда һәм эстафеталарда зур кызыксыну белән катнашкан. Нәни экологлар бәйрәме барышында шулай ук җырлар җырланган, биегәннәр, табышмакларга җаваплар тапканнар һәм табигать турында шигырьләр укылган. Чарада балалар белән бергә Лесовик һәм Су анасы әкият геройлары күңел ачкан, ә ТР Экология министрлыгы белгечләре, «Ашыт» тыюлыгы хезмәткәрләре белән урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләгән. «Мондый экочаралар балалар өчен әһәмиятле, чөнки якты вакыйгалар аларның хәтерендә озакка саклана. Тәрбияләнүчеләрнең канәгать калуын күрүе күңелле», – ди ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгече Фирдәвес Латыш.