2021 елда Росконгресс фонды үзенең электрон ресурслары базасында (сайтлар, YouTube-каналлар һәм социаль челтәрләр) 10га кадәр яңа медиаактивны бизнес, сәясәт һәм җәмгыять, фән һәм технологияләр, сәяхәтләр, автомобильләр, мәдәният, спорт, сәламәтлек, гастрономия, балалар контенты юнәлешләре буенча формалаштыра. Аларның гомуми актив аудиториясе 1 млн. артык кеше тәшкил итәчәк.
Ел башыннан бирле республиканың иҗтимагый экологик кабул итү системасына 398 мөрәҗәгать кергән.
Шуларның 3 – «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы аша.
18 нче, 19 нчы февральдә «Мега Казан» сәүдә үзәгендә ЭкоХаб узачак. Чара Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, шулай ук Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә үткәрелә.
2021 елдан җитештерү калдыклары белән эш итү кагыйдәләрендәге күпсанлы үзгәрешләр үз көченә керде: I-IV класс куркынычлылык калдыкларын категорияләү һәм паспортлаштыруның яңа тәртибе расланган, калдыклар барлыкка килү нормативларын һәм аларны урнаштыру лимитларын эшләүнең яңа кагыйдәләре кертелгән, калдыкларны күмү һәм утильләштерү объектларына яңа таләпләр билгеләнгән, шулай ук калдыкларны исәпкә алу, чыгару, тапшыру һәм сату өчен документлар үзгәртелгән.
Татарстан Республикасының «Чиста булачак» яшьләр экологик хәрәкәте активистлары 2021 елга планнары белән уртаклашты. Булачак проектлар һәм чаралар турында волонтерлар бүген ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриковка сөйләде.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында «Татнефть» ГАҖ һәм «ТАНЕКО» АҖ вәкилләре белән киңәшмә узды. Компания вәкилләре әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләре буенча фикер алышуда читтән торып, видеоконференцэлемтә аша катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында табигатьтән файдалану һәм экология министры Урал Искәндәров җитәкчелегендә Башкортостан Республикасы делегациясе булып китте.
Анда катнашу өчен иҗтимагый оешмалар, фәнни һәм белем бирү учреждениеләре, иҗат берлекләре, предприятиеләр, шулай ук бәйсез инициативалы төркемнәр һәм җәмәгать эшлеклеләре чакырыла.
2020 елда күзәтчелек эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм территориаль идарәнең агымдагы елга куелган төп бурычлары турында министрның беренче урынбасары – әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә ТР Баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров тыңлады.
Бүген 2020 елда башкарылган эшләр турындагы доклад белән идарә җитәкчесе Ленар Касыймов чыгыш ясады. Чарада экология министрының беренче урынбасары – әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә Татарстан Республикасының Баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров катнашты.