Канатлы дусларга ярдәм итәргә онытмыйк. Экология министрлыгының Төньяк идарәсе экологлары балаларны табигать турында кайгыртырга өйрәтә

2021 елның 3 феврале, чәршәмбе

Хәзерге вакытта республиканың төньяк төбәгендәге белем бирү учреждениеләрендә «Кош ашханәләре»н оештыру буенча экологик чаралар уза. Дәрес кысаларында тәрбиячеләр һәм укытучылар кошларны кышлатуның үзенчәлекләре һәм аларга ярдәм күрсәтү кирәклеге турында сөйли.

Мәктәп укучылары һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр әти-әниләре белән җимлекләр ясый, аларны әзерләгән азык белән тутыра. Балалар мәгълүматны бик сизгер кабул итә, көн саен орлыклар, икмәк валчыклары, җимлекләр сибә, үз ашханәләрендә кошларны күреп куана.

«Кошларны дөрес ашату өчен кайбер кагыйдәләрне үтәргә кирәк, – дип билгеләп үтә балалар белән аралашканда, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгече Фирдәвес Латыш. – Беренчедән, тукландыру вакытында чүпләмәскә, урамда полиэтилен пакетлар, банкалар, тартмалар калдырмаска кирәк. Икенчедән, даими ашатырга, кошларны көн саен, бигрәк тә салкыннарда ризык белән тәэмин итү мөһим. Әгәр кошларны бер үк урында билгеле бер вакытта ашатсаң, тиздән алар үзләре дә бу вакытка килә башлаячак», – ди.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International