Кама буе территориаль идарәсе 2020 елгы эш нәтиҗәләрен тәкъдим итте

2021 елның 3 феврале, чәршәмбе

Яр Чаллыда ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе 2020 елгы эшенә йомгак ясады. Утырышта экология министрының беренче урынбасары – әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә Татарстан Республикасының Баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров катнашты. 2020 елда башкарылган эшләр турында идарә башлыгы Наил Гарипов хәбәр итте.

Узган ел эчендә Кама буе территориаль идарәсе табигать саклау законнарын бозуның 1169 очрагын ачыклаган, 1046 административ беркетмә төзелгән, 189 күрсәтмә бирелгән. 10 млн. 836 мең сумлык штраф салынган, шуның 9 млн. 557 мең сумы түләттерелгән. Процессуаль карар кабул итү өчен хокук саклау органнарына 18 материал җибәрелгән, шуларның 10сы буенча җинаять эшләре кузгатылган. Кама буе территориаль идарәсе белгечләре катнашында узган ел эчендә барлыгы 61 эш каралган.

Махсуслаштырылган аналитик контрольлек инспекциясе белән берлектә, 1 млн. 528 меңнән артык анализ үткәрелгән, күчмә экологик лаборатория белән 211 мәртәбә урынга чыгып тикшерү уздырылган.

Инспекторлар газларны чистарту җайланмалары белән җиһазландырылмаган ташландык чыганакларын ачыклауга, шулай ук чүплекләрне ачыклауга һәм бетерүгә аеруча зур игътибар бирә. Шулай итеп, 2020 елда 17 газ чистарту корылмасы җиһазландырылган һәм модернизацияләнгән, 567 рөхсәтсез калдык ташлау урыны бетерелгән.

Җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендә экологлар лицензияле килешү шартларын үтәмәү өлешендә 45 хокук бозу һәм лицензиясез каты көнкүреш калдыкларын чыгаруның 15 фактын ачыклаган.

2020 елда Кама буе территориаль идарәсенә гражданнардан 1085 мөрәҗәгать алынган.  314 хәбәр - «Электрон документлар әйләнеше» системасы аша, «Халык контроле» системасыннан – 144 мөрәҗәгать, «Кайнар линия» телефоны буенча – 52 мөрәҗәгать һәм «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы аша 568 хәбәр килгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International