ТР Баш экология инспекторы Фаяз Шакиров Идел-Кама идарәсендәге эшчәнлек нәтиҗәләре белән танышты

2021 елның 9 феврале, сишәмбе

2020 елда Идел-Кама төбәгендә табигать саклау законнарын бозуның 445 очрагы ачыкланган. Территориаль идарә җитәкчесе Рафис Әхмәтҗанов әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә ТР Баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакировка күзәтчелек эшчәнлеге нәтиҗәләрен тәкъдим итте. Бер ел эчендә алынган штрафлар суммасы 2,4 млн.сум тәшкил иткән. Махсус аналитик контрольлек инспекциясе тарафыннан 3,5 меңнән артык табигый су пробаларына һәм 500дән артык атмосфера һавасы пробаларына анализ ясалган.

Рафис Әхмәтҗанов хәбәр иткәнчә, ведомство карамагындагы территориядә хисап чорында 33 карьера рекультивацияләнгән. Рәсмиләштерелгән участокларга һәм кыргый карьерларга тикшерү үткәрелгән. Гражданнар мөрәҗәгатьләре кысаларында актив эш алып барылган. Бер ел эчендә аларның саны 255кә җиткән, күбесе электрон почта һәм «кайнар линия» телефоны аша кергән.

Чистай шәһәренә эш сәфәре кысаларында ТР экология министрының беренче урынбасары Фаяз Шакиров та гражданнарны кабул итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International