Сервис сукырлар һәм начар күрүче кешеләрне якынайту өчен эшли, аларның аралашу мөмкинлекләрен киңәйтә, белем алу мөмкинлеген арттыра һәм төрле хезмәтләрдән файдаланырга мөмкинлек бирә.
Күрә торган кешеләргә Брайль телендә язылган текстларны капшап укуы, кәгазьдә төәерелгән нокталарны каравы һәм аңлавы кыен, ике яклы басма булганда текстларны укуы аеруча авыр. Хәзер Angelina braille reader ярдәмендә педагоглар, ата-аналар һәм башка кешеләр дә сукыр кеше язганны җиңел тәрҗемә итә алачак.
Сервисның эш принцибы гади: кесә телефоныннан яки компьютердан Angelina-reader.ru сайтына керергә, Брайль тексты белән булган битне фотога төшерергә һәм аны танырга.
Әлеге чишелеш ярдәмендә:
● ике яклы текстны танырга мөмкин;
● рус, инглиз, үзбәк телләрен һәм математика символларын танырга мөмкин;
● аңлата торган текстны сурәт өстенә яки аерым чыгару мөмкинлеге бар.
Сервистан файдалану буенча кулланма: https://youtu.be/5isJyUiZ3jk , сервиска сылтама: https://clcr.me/4zrMUc
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, үз чиратында, экологик белем бирү процессы татарстанлыларның мөмкин кадәр күбрәк өлешен колачласын өчен тырыша. Республиканың барлык коммерциясез оешмаларында да үз экологик идеяңне тормышка ашыру мөмкинлеге бар.
Әйтик, грант алу өчен конкурста җиңүчеләрнең берсе – Татарстанның «ТОРОС» инвалидлар төбәк иҗтимагый оешмасы. Бирелгән субсидия кысаларында коммерциясез оешма күрү буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Кызыл китап»ның аерым бүлекләрен җайлаштыра.