Экологик онлайн атна 2021 елның 5-8 апрелендә узачак. Аны «АСЭРГРУПП» ҖЧҖ компаниясе оештыра.
Конгрессның төп темалары:
- 2021 елда экологик күзәтчелекне җайга салу;
- 2021 елда калдыклар белән эш итү (яңа таләпләр кертү). Калдыклар белән эш итүне лицензияләү. 2021 елдан башлап 2-ТП (калдыклар) формасы буенча хисап;
- предприятиедә һава саклау эшчәнлеген оештыру. Автоматик контроль;
- предприятиеләрнең НДТ принциплары буенча нормалаштыруга күчүе. Яңа документларга күзәтү;
- НВОС объектларын 2021 елда категорияләү һәм исәпкә алу механизмы;
- әйләнә-тирә мохиткә (НВОС) тискәре йогынты ясаган өчен түләү;
- проект документациясенә дәүләт экспертизасы;
- экологик хәвеф-хәтәрләр белән идарә итү: предприятие җитәкчесенә нәрсә белергә кирәк;
- комплекслы экологик рөхсәт (КЭР);
- җитештерүчеләрнең экологик җыемы һәм киңәйтелгән җаваплылыгы;
- 2021 елда предприятиеләрдә эшчәнлеккә бәйле экология контроле (ПЭК).
Докладлар белән Россия Табигать ресурслары министрлыгы, Россия Икътисадый үсеш министрлыгы, Главгосэкспертиза, Росприроднадзор НТС, Россия экология операторы, Россия экология җәмгыяте вәкилләре, предприятиеләрдә экологик иминлекне тәэмин итү өлкәсендә Россиянең әйдәп баручы экспертлары чакырылган.
Тагын да тулырак мәгълүмат http://www.asergroup.ru/congress/ecology/ сайтында, +7(495)532-61-59 телефоны аша, e-mail: info@asergroup.ru