Ык буе территориаль идарәсендә башкарылган эш нәтиҗәләрен тәкъдим иттеләр

2021 елның 5 феврале, җомга

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының территориаль идарәләре 2020 елга күзәтчелек эшчәнлегенә йомгак ясавын дәвам итә. Кичә Ык буе территориаль идарәсе җитәкчесе Хәлил Мөстәкыймов министрның беренче урынбасары – әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә ТР Баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакировка башкарылган эшләр турында хисап тапшырды.

Исегезгә төшерәбез: идарәнең җаваплылык зонасына республиканың 4 муниципаль районы керә: Азнакай, Баулы, Мөслим һәм Ютазы. Ведомство территорияләрендә бер ел эчендә 335 хокук бозу очрагы ачыкланган, 3,76 млн. сумлык штраф салынган. 2020 елда контрольлектәге территориядәге предприятиеләр һәм оешмалары тарафыннан 220,7 млн сумлык табигать саклау чаралары башкарылган, булдырмый калынган зыян күләме 3,5 млн. сум тәшкил итә.

Хисап чорында судта каралган материалларның 99%ы идарә файдасына чыгарылган. 168 мөрәҗәгать буенча чаралар күрелгән.

Күзәтчелек эшчәнлеге кысаларында санкцияләнмәгән чүплекләрне ачыклау һәм бетерү эшенә аерым игътибар бирелгән. Ык буе төбәге буенча 2020 елда барлыгы гомуми мәйданы 4,5 мең кв.метр булган калдыкларны санкцияләнмәгән рәвештә урнаштыруның 33 урыны ачыкланган. Чүплекләрне бетерү буенча 100% күрсәткечкә ирешкәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International