Росконгресс фонды 10 кадәр яңа медиаактив формалаштыра

2021 елның 15 феврале, дүшәмбе

2021 елда Росконгресс фонды үзенең электрон ресурслары базасында (сайтлар, YouTube-каналлар һәм социаль челтәрләр) 10га кадәр яңа медиаактивны бизнес, сәясәт һәм җәмгыять, фән һәм технологияләр, сәяхәтләр, автомобильләр, мәдәният, спорт, сәламәтлек, гастрономия, балалар контенты юнәлешләре буенча формалаштыра. Аларның гомуми актив аудиториясе 1 млн. артык кеше тәшкил итәчәк.

Фондның медиа проектлары Россия төбәкләренең инвестиция, сәнәгать, туристлык һәм белем бирү потенциалын алга этәрүгә юнәлдерелгән.

Төп медиапроектлар:

«Блогер заводта» – күзәтү экскурсиясе һәм продукциягә тест-драйв форматында популяр блогерлар катнашында Россиянең алдынгы сәнәгый предприятиеләре буенча блог-тур. Проектның беренче өч чыгарылышын YouTube каналында 2 млн артык кеше караган;

«АвтоБлогерШоу» – автомобиль индустриясе дөньясында уникаль вакыйга, ул танылган Россия автомобиль блогерларын, әйдәп баручы экспертларны һәм практикларны, массакүләм мәгълүмат чараларын һәм автомобиль, тизлек һәм адреналин яратучыларның барысын да берләштерә; Киләсе чара Санкт-Петербургта 2021 елның 31 июлендә - 1 августында узачак;

«Россияне ачабыз» – Россия төбәкләренең туристик мөмкинлекләре турында махсус материаллар сериясе. Төбәк администрацияләренең рәсми вәкилләре, җирле блогерлар һәм фикер лидерлары катнашында тематик күзәтүләр, презентацияләр һәм интервьюлар россиялеләрне ил эчендә ял итүнең өстенлекләре белән таныштыра.

Росконгресс фонды тарафыннан сайлап алынган перспективалы инновация компанияләре төбәк бизнесына шактый ярдәм итә ала. Алар арасында:

Motivity – оешмаларда талантлар белән идарә итү системасы (персоналның җәлеп итүчәнлеген арттыра һәм эшсезлекне киметә);

Enreport – сәнәгать производстволарында электр энергиясен куллануны оптимальләштерү өчен болытлы платформа (энергоэффективлыкны 20% кадәр арттыра);

Escape-Tech – конфиденциаль сөйләшү өчен якланган мессенджер.

Проектларның һәрберсе турында тулырак мәгълүматны менеджер Виктория Викторовна Майоровадан алырга мөмкин (тел.: +79213473109, victoria.mayorova@roscongress.org).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International