Төньяк территориаль идарә елга йомгак ясады

2021 елның 9 феврале, сишәмбе

Бүген 2020 елда башкарылган эшләр турындагы доклад белән идарә җитәкчесе Ленар Касыймов чыгыш ясады. Чарада экология министрының беренче урынбасары – әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә Татарстан Республикасының Баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров катнашты. Исегезгә төшерәбез, идарә Әтнә, Балтач, Арча, Кукмара, Саба һәм Теләче районнары территорияләрендә төбәк экология күзәтчелеген алып бара.

Хисап чорында Төньяк территориаль идарә 624 табигать саклау законнарын бозу очрагын ачыклаган, 444 административ беркетмә төзегән. 2 млн. 914 мең сумлык штраф салынган, шуларның 1 млн. 863 мең сумы түләттерелгән.

Җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендә экологлар лицензияле килешү шартларын үтәмәү өлешендә 52 бозу һәм лицензиясез каты көнкүреш калдыкларын чыгаруның 12 фактын ачыклаган. Шулай ук инспекторлар ел башыннан бирле әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясауның 118 объектын исәпкә алган.

2020 елда идарә адресына гражданнардан 77 мөрәҗәгать алынган. Шуларның 50се – электрон почта һәм «кайнар линия» телефоны буенча, 21е – «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы аша, 6сы – «Халык контроле» системасыннан.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International