«Без бер үк бурычны хәл итәбез». «Татнефть» төркеме вәкилләре белән үзара файдалы хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышынды

2021 елның 12 феврале, җомга

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында «Татнефть» ГАҖ һәм «ТАНЕКО» АҖ вәкилләре белән киңәшмә узды. Компания вәкилләре әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләре буенча фикер алышуда читтән торып, видеоконференцэлемтә аша катнашты.

«Сез башкара торган эш ул бик мөһим, сез республикада гына түгел, ә гомумән Россия Федерациясе буенча да алдынгылар рәтендә. Сезнең экологик чараларга керткән өлешегез бик зур, ел саен предприятие республикабызның экологик лидеры дип таныла», – дип билгеләп үтте министр Александр Шадриков, «Татнефть» ГАҖ генераль директорының сәнәгать куркынычсызлыгы, хезмәтне саклау һәм экология буенча урынбасары Азат Хәбибрахмановка мөрәҗәгать итеп. Киңәшмәдә катнашучы «ТАНЕКО» компаниясен ведомство башлыгы һаваның торышы турындагы мәгълүматларны интеграцияләүдә беренче катнашучыларның берсе буларак бәяләде. Предприятие территориясендә атмосфера һавасы пычрануга автоматик контроль станцияләренең күрсәткечләре ТР Экология министрлыгына онлайн режимда тапшырыла. «Бу сезнең компанияләрнең ачыклыгы турында сөйли», – дип өстәде министр.

Алга таба яклар үзара файдалы хезмәттәшлек турында фикер алышуга күчте, аерым алганда, Александр Шадриков хәзерге вакытта компанияләр тарафыннан ярдәмгә аеруча мохтаҗ булган проектларны билгеләде. Бу – атмосфера һавасының һәм су объектларының сыйфатын цифрлаштыру, шул исәптән Әлмәт шәһәрендә Акыллы шәһәр сынау проектын гамәлгә ашыру, 2022 елда үз көченә керә торган калдыклар турындагы законнар нигезләмәләрен гамәлгә ашыру максатында Федераль экологик оператор белән нәтиҗәле хезмәттәшлек оештыру, Татарстан Республикасында «Бизнес һәм биотөрлелек» инициативасы кысаларында «Ак Барс» мәчеләрнең сирәк төрләрен өйрәнү үзәге булдыру.

«Без параллель барабыз, шул бер үк бурычны хәл итәбез. Безгә тәҗрибә тупларга һәм комплекста уртак проектларны гамәлгә ашыру буенча нәтиҗәле эшне җайга салырга кирәк», – дип ассызыклады министр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International