«Бәллүр компас» илкүләм премиясенә гаризалар кабул итү 20 февральгә кадәр озайтылган

2021 елның 10 феврале, чәршәмбе

Анда катнашу өчен иҗтимагый оешмалар, фәнни һәм белем бирү учреждениеләре, иҗат берлекләре, предприятиеләр, шулай ук бәйсез инициативалы төркемнәр һәм җәмәгать эшлеклеләре чакырыла.  

Теркәлү өчен  www.rus-compass.ru сайтындагы форманы күчереп алырга кирәк. Тутырылган форма проектның электрон материаллары белән бергә premiya.compass@mail.ru электрон почтасына кабул ителә. Материалларның күләме А4 форматындагы 20 биттән артып киткән очракта, проектны бастырып чыгарылган рәвештә түбәндәге адрес буенча җибәрергә кирәк: 350051, Краснодар шәһәре, Рашпилевская урамы, 333, а/т 1777. Мультимедияле презентация булдыру проектка карата мәҗбүри таләп булып тора, аның күләме – 50 мб, ә слайдлар саны 20дән артмаска тиеш.

Конкурс нәтиҗәләре буенча жюри әгъзалары 10 номинациядә җиңүчеләрне билгеләячәк:

- Фәнни хәрәкәт (илкүләм география, экология, этнография, өлкәне өйрәнү өлкәсендәге тикшеренү);

- Мәгърифәт (география, экология, тарихи-мәдәни мирасны популярлаштыру өлкәсендә мәгариф программасы; фәнни-популяр лекторийлар, форумнар, яшьләр өчен лагерьлар оештыру һәм уздыру, мәгърифәтләүче фильмнар һәм башка төрле мультимедия проектлары ясау);

- Табигый һәм тарихи-мәдәни мирасны саклау буенча иң яхшы социаль-мәгълүмати проект (экологик җаваплы үзаң формалаштыруга; табигатьне, табигый һәм мәдәни ландшафтларны саклауга юнәлдерелгән проект);

- Сәнәгать предприятиеләренең, бизнесның иң яхшы экологик проекты (әйләнә-тирәлекне саклау һәм торгызу; куркынычсызлык һәм әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынтыны киметү; җитештерүдә ресурсларны сак куллану өлкәсендәге проект);

- Сәяхәт һәм экспедиция (уникаль сәяхәт, экспедиция оештыру һәм уздыру);

- Массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы яктырту (җәмгыятьтә экологик культура формалаштыруга, табигый һәм тарихи-мәдәни мирасны саклауга һәм популярлаштыруга юнәлтелгән мәкаләләр, радио һәм телетапшырулар, фильмнар сериясе);

- Басма (Россиянең табигый, археологик, мәдәни объектлары турында фәнни-популяр китап, тематик басма, китаплар сериясе, фотоальбомнар, открыткалар комплекты; уникаль китапларны яңадан бастырып чыгару);

- Фотохезмәт (тематика буенча фотохезмәт, сурәтләр сериясе);

- Гражданлык позициясе (мәдәни мирасны саклауга шәхси кертеп өчен премия. Тәкъдим итү эксперт советы әгъзалары инициативасы белән игълан ителгән катнашучылар арасыннан гамәлгә ашырыла);

- Иң яхшы региональ проект (Рус географик җәмгыятенең төбәк бүлекләре тарафыннан тәкъдим ителгән социаль-мәгълүмати, агарту проекты).

«Иҗтимагый танылу» номинациясендә җиңүче премия сайтында интернет-тавыш бирү юлы белән билгеләнәчәк.

Катнашу турында тулырак https://rus-compass.ru/join/ сайтында, шулай ук әлеге телефоннар буенча: +7 (800) 700-18-45; +7 (861) 213-10-61.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International