Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында табигатьтән файдалану һәм экология министры Урал Искәндәров җитәкчелегендә Башкортостан Республикасы делегациясе булып китте. ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков коллегаларны күчмә лаборатория, атмосфера һавасын контрольдә тоту автомат станциясе һәм республика территориясен тикшерү һәм табигать саклау законнары бозылу фактлары ачыкланганда оператив йогынты ясау өчен кулланыла торган күзәтчелек техникасы белән таныштырды. Экскурсия өлешеннән соң Министрлык бинасында түгәрәк өстәл узды.
Кунакларны җир асты байлыкларыннан файдалану һәм күзәтчелек эшчәнлеге өлкәсендәге эшләр, шулай ук экология һәм хокук саклау органнары белән хезмәттәшлек өлкәсендә хокук бозуларны ачыклау практикасы белән таныштырдылар. Аерым алганда, заманча элемтә чаралары ярдәмендә халыкның һәм күзәтчелек органнарының үзара хезмәттәшлек итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Шулай ук визит кысаларында күрше республика вәкилләре ТР Экология министрлыгының Үзәк махсус аналитик контрольлек инспекциясенең дә эше белән танышты.