Экология министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе башкарылган эшләр турында хисап тотты

2021 елның 10 феврале, чәршәмбе

2020 елда күзәтчелек эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм территориаль идарәнең агымдагы елга куелган төп бурычлары турында министрның беренче урынбасары – әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә ТР Баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров тыңлады.

Идарә башлыгы Николай Васин хәбәр иткәнчә, 351 тикшерү барышында табигать саклау законнарын бозуның 330 очрагы ачыкланган. Судларда 56 материал каралган, шуларның 96%ы – Министрлык файдасына. 1,6 млн административ штраф түләттерелгән.

Геологик күзәтчелекне гамәлгә ашыру кысаларында 20 хокук бозу очрагы ачыкланган, шуларның яртысы – лицензия шартларын бозу фактлары. Әлеге фактлар өчен гаепле затлар Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.3 ст. 1 өлеше һәм 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылган.

Хәзерге вакытта Идел аръягы территориаль идарәсе карамагындагы муниципаль районнарның территорияләрендә түбәндәге табигать саклау чаралары тормышка ашырыла: Тәтеш шәһәрендәге ГТСка, Иске Суыксу авылында һәм Яңа Элмәле авылы янында буаларга капиталь ремонт ясала; Теңкәш авылы янындагы сулык чистартыла; Табар елгасында үзән турайту эшләре башкарыла һ.б.

Агымдагы елга өстенлекле бурычлар сыйфатында идарә башлыгы түбәндәгеләрне билгеләде: җитештерү һәм куллану калдыкларын ташлау, файдалы казылмаларны санкциясез чыгару, юынты суларны агызу фактларын ачыклау һәм булдырмау, гражданнарның гомуми файдаланудагы су объектларына ирекле үтеп керүен тәэмин итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International