26 февральдә онлайн-вебинар кысаларында экспертлар сәнәгать калдыклары белән эш итү өлкәсендә яңа кагыйдәләр һәм таләпләр турында сөйләячәк

2021 елның 12 феврале, җомга

2021 елдан җитештерү калдыклары белән эш итү кагыйдәләрендәге күпсанлы үзгәрешләр үз көченә керде: I-IV класс куркынычлылык калдыкларын категорияләү һәм паспортлаштыруның яңа тәртибе расланган, калдыклар барлыкка килү нормативларын һәм аларны урнаштыру лимитларын эшләүнең яңа кагыйдәләре кертелгән, калдыкларны күмү һәм утильләштерү объектларына яңа таләпләр билгеләнгән, шулай ук калдыкларны исәпкә алу, чыгару, тапшыру һәм сату өчен документлар үзгәртелгән. 

Төбәктә җайга салу һәм җирле үзидарә органнары, индустриаль предприятиеләр һәм калдыклар белән эш итү өлкәсе оешмалары белгечләрен актуаль мәгълүмат һәм эксперт киңәшләре белән тәэмин итү өчен «Сәнәгый калдыклар белән эш итү: 2021 елда яңа кагыйдәләр һәм таләпләр» Бөтенроссия гамәли вебинарының онлайн-трансляциясе оештырыла. Вебинар эшендә Россия Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы, Россия Икътисадый үсеш министрлыгы вәкилләре, яңа тармак законнарын эшләүчеләр һәм җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү өлкәсендә әйдәп баручы эксперт-гамәлчеләр катнашачак.

Онлайн-трансляция 2021 елның 26 февралендә 10:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр (Мәскәү вакыты буенча) узачак. Теләсә кайсы компьютерда интернетка керү мөмкинлеге аша катнашырга мөмкин. Катнашучыларга методик материаллар һәм шәхси консультацияләр алу мөмкинлеге бирелә.

Катнашучыларны теркәү күп каналлы телефон: (495) 771-22-40 яки stepanova@kodeks.msk.ru электрон почтасы аша башкарыла. Теркәлү өчен катнашучының исем-фамилиясен һәм вазыйфасын, оешманың исемен, элемтә өчен телефон һәм электрон почтаны хәбәр итәргә кирәк. Тулырак мәгълүматны координаторлардан алырга мөмкин: Степанова Марина Александровна – (495) 771-22-40, (925) 232-12-88, stepanova@kodeks.msk.ru, Раевский Алексей Сергеевич – (495) 640-41-40, (903) 533-41-18, raevsky78@mail.ru.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International