«Яшьләр өчен кем артыннан барырга һәм кемгә тигезләнергә дигән юнәлештә сез – тере үрнәк». Александр Шадриков «Чиста булачак» волонтерлары белән алда торган экопроектлар турында фикер алышты

2021 елның 12 феврале, җомга

Татарстан Республикасының «Чиста булачак» яшьләр экологик хәрәкәте активистлары 2021 елга планнары белән уртаклашты. Булачак проектлар һәм чаралар турында волонтерлар бүген ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриковка сөйләде. Болар, әйтик, Татарстанда яшәүчеләр яратып өлгергән «Чиста уеннар» һәм «Татарстанда чиста булачак!» дигән экология бәйрәмнәре, шулай ук яшьләр арасында фәнни-белем бирү һәм экологик агарту проектлары: «Экология университеты», «PRоЭКо», «ЭКВЕСТ», Экологик белемнәр ае, «EcoSkills», «ЭкоДулкын» форумы һ.б. Хәрәкәт активистлары узган сезонда чараларны тормышка ашыру буенча нинди нәтиҗәләргә ирешүләре һәм быел нинди яңалыклар кертергә планлаштырулары турында сөйләде. Инде эшләтеп җибәрелгән хәрәкәт проектларында ничек катнашырга кирәклеге турында QR-код аша белергә була.   

Очрашу кысаларында «Чиста булачак» җитәкчесе Диләрә Сатикова хәзер хәрәкәттә 8670 катнашучы булуы һәм бу санның актыккысы булмавы турында хәбәр итте. Республиканың күпчелек муниципаль районнарында вәкилләре һәм кураторлары булган оешма чикләрне киңәйтергә планлаштыра. Мондый теләк белдергән һәр мәгариф учреждениесе белән тыгыз хезмәттәшлек җайга салыначак. Моннан тыш, ведомство башлыгы Александр Шадриковтан хәрәкәт җитәкчесе Яр Чаллы шәһәрендә оешманың зона штабын төзүдә ярдәм итүен сорады.

«Яшьләр өчен кем артыннан барырга һәм кемгә тигезләнергә дигән юнәлештә сез – тере үрнәк, – дип мөрәҗәгать итте министр эковолонтерларга. – «Чиста булачак»та катнашкан һәркем әлеге гомуми процесста катнашуының шәхси әһәмиятен аңласын иде, бу бик мөһим». Александр Шадриков экологик хәрәкәтнең барлык проектларына һәм инициативаларына ярдәм итәргә әзер булуы турында хәбәр итте. Дискуссия барышында «Чиста булачак» тамгасын гамәлгә кую, шулай ук республиканың югары һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары белән эшләү өчен бердәм система оештыру тәкъдим ителде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International