Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында «Бүлү кагыйдәләре» конкурсы кысаларында үткәрелә торган экомарафонда җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булып узды. Конкурсны оештыручылар – ТР Экология министрлыгы ярдәмендә, Мега Казан, Леруа Мерлен сәүдә үзәкләре һәм «ИННОКАМ» ассоциациясе.
Биектау районының «Костер» республика балаларны савыктыру-белем бирү үзәгендә табигый янгыннарны бетерү һәм ташкыннарга каршы тору чараларын тәэмин итү буенча Бөтенроссия команда-штаб өйрәнүләренең III этабы узган.
Буа шәһәренең «Теремок» балалар бакчасында өлкән һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен «Табигать белгечләре» дигән темага «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» интеллектуаль уены узган. Максаты – балаларда табигатькә карата тотрыклы кызыксыну формалаштыру.
Югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары ТР «Халык контроле» ДМС кысаларында законсыз оештырылган чүплек урыннары турында мәгълүмат җиткерү буенча традицион проектта катнашырга чакырыла.
Санитар-экологик икеайлык кысаларында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары Алабуга районы территориясен тикшергән. Чапаев урамы буенча узган рейд барышында экологлар биналарны сүтүдән барлыкка килгән рөхсәтсез чүплеккә тап булган. Чүпләнгән кишәрлекнең мәйданы – 583 кв.метр, күләме – 180 куб.метр.
2021 елның 15-16 апрелендә В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновация университетында «Нәтиҗәле менеджмент системалары: сыйфат һәм цифрлы интеллектуаль системалар» дигән фәнни-гамәли форум уза.
Бүген – Бөтендөнья экология белемнәре көнендә Казан шәһәренең 133нче балалар бакчасында Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган «Каен бәйрәме» дигән экологик чара үткәрелгән. Өлкән төркем балалары татар телендә табигать, агачлар турында шигырьләр сөйләгән, җырлар башкарган, биеп, күңелле уеннар уйнаган.
ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары рейд барышында Объездной тракт урамы буенча биналарны сүтүдән барлыкка килгән калдыклар булуын ачыклаган. Пычранган урын мәйданы 500 квадрат метр тәшкил итә.
Әйләнә-тирә мохиткә нәрсә зыян сала? Табигатьтә үзеңне ничек тотарга һәм аны ничек сакларга? Бу хакта Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре Яр Чаллы шәһәренең 51нче мәктәп укучыларына сөйләгән.
Калдыкларны яндыру һәм туфракта металл ватыкларын саклау факты билгеләнгән ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары, санитар-экологик икеайлык кысаларында, Бөгелмәдә кара һәм төсле металл кабул итү предприятиесе территориясендә закон бозу очрагын ачыклаган.