ЯҢАЛЫКЛАР


21
апрель, 2021 ел
чәршәмбе

Совет районының Привольная урамында көнкүреш калдыклары чүплеге барлыкка килгән. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы адресына Константиновка торак биләмәсендә яшәүче борчулы гражданнардан шундый мөрәҗәгать алынган.

Чүп-чарны аерым җыю кагыйдәләре буенча җыештыру чарасы «Экология», «Торак һәм шәһәр тирәлеге» дигән ике илкүләм проект кысаларында үткәрелә. Бөтенроссия табигатьне саклау җәмгыяте һәм «Эколайн» компанияләр төркеме акцияне үткәрүнең стратегик партнерлары булып тора.

Санитар-экологик икеайлык кысаларында Казан шәһәре, шулай ук 10 муниципаль район: Арча, Әтнә, Балтач, Биектау, Кукмара, Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба һәм Теләче районнары территорияләре һава өслегендә – кошлар очкан биеклектән торып тикшерелде.


20
апрель, 2021 ел
сишәмбе

24 апрельдә республиканың муниципаль районнарында һәм шәһәрләрендә республика өмәсе узачак. Территорияләрне чистарту буенча традицион чаралар санитар-экологик икеайлык һәм «Эковесна 2021» республика акциясе кысаларында узачак.

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Апас шәһәр тибындагы бистәсендә рөхсәтсез агач калдыклары, шулай ук биналарны сүтүдән барлыкка килгән законсыз чүплек урынын ачыклаган. Чүпләнгән территориянең мәйданы – 147 кв.метр, күләме – 85 куб.метр.

Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Росприроднадзор) «Экология – һәркемнең эше» халыкара балалар-яшүсмерләр премиясенә старт бирде. Премия яшьләрнең экологик культурасын һәм аңын үстерүгә, балаларны һәм яшүсмерләрне табигать саклау тәртибенә, аларга кызыклы һәм аңлаешлы форматлардан, мәсәлән, флеш-моб яки челленджлардан файдаланып, җәлеп итүгә юнәлтелгән.


19
апрель, 2021 ел
дүшәмбе

Чүпүткәргеч кая бара һәм калдыкларның алдагы юлы нинди? Бу хакта «Бүлү кагыйдәләре» конкурсында катнашучылар – өч югары уку йорты ˜– КДЭУ, КХТИ, КАИ студентларына сөйләгәннәр. «ПЖКХ» ИК хезмәткәрләре балалар өчен чүп-чар төяү станциясендә экскурсия үткәргән.

Су ресурслары федераль агентлыгы белән видеоконференцэлемтә режимында Идел-Кама каскады сусаклагычларының эш режимнарын көйләү буенча ведомствоара эш төркеме утырышы узды. Киңәшмәдә Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков, Россия ГТХМ вәкилләре, «Татэнерго» АҖ, Росгидромет, Росрыболовство, «Россия ЕЭС» РАҖ, «РусГидро» ГАҖ, Самара, Волгоград, Әстерхан өлкәләре һәм Идел буеның башка төбәкләре башкарма хакимият органнары вәкилләре катнашты.

24 апрельдә «Эковесна 2021» үзәк республика өмәсе кысаларында сезонның беренче уены узачак.

Ел башыннан бирле республиканың иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә 1074 мөрәҗәгать кергән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International