Үзәк территориаль идарә хезмәткәрләре практик өйрәнүләрдә катнашкан

2021 елның 16 апреле, җомга

Биектау районының «Костер» республика балаларны савыктыру-белем бирү үзәгендә табигый янгыннарны бетерү һәм ташкыннарга каршы тору чараларын тәэмин итү буенча Бөтенроссия команда-штаб өйрәнүләренең III этабы узган. Чарада Министрлыкның Үзәк территориаль идарәсе хезмәткәрләре, шул исәптән күзәтчелек органнары, җирле үзидарә органнары вәкилләре, ирекле ярдәмчеләр, урманнарны саклау, янгынга каршы дәүләт хезмәте, полиция хезмәткәрләре, медиклар, энергетиклар һәм газчылар катнашкан. Өйрәнүләр барышында Министрлык белгечләре шулай ук атмосфера һавасыннан пробалар да алган.

Исегезгә төшерәбез, 15 апрельдән Татарстанда янгын чыгу куркынычы янаган чор башланып китте. Бу чорда учак ягу, мангаллар һәм башка ризык әзерләү өчен җайланмалар куллану, шырпы кабызу, тәмәке тарту, мылтыктан ату, пиротехник эшләнмәләр куллану, шулай ук урман аланында шешәләр, пыяла кыйпылчыклары, чүп-чар калдыру һәм үлән яндыру тыела.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International