Алабуга шәһәрендә биналарны сүтү нәтиҗәсендә санкцияләнмәгән чүплек барлыкка килгән

2021 елның 15 апреле, пәнҗешәмбе

Санитар-экологик икеайлык кысаларында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары Алабуга районы территориясен тикшергән. Чапаев урамы буенча узган рейд барышында экологлар биналарны сүтүдән барлыкка килгән рөхсәтсез чүплеккә тап булган. Чүпләнгән кишәрлекнең мәйданы – 583 кв.метр, күләме – 180 куб.метр.

Юридик затка карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 ст. 3 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелгән, шулай ук хокук бозуларны бетерү турында күрсәтмә дә биреләчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International