Казан шәһәрендәге нәни экологлар «Бөтендөнья экология белемнәре көне»н билгеләп узган

2021 елның 15 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген – Бөтендөнья экология белемнәре көнендә Казан шәһәренең 133нче балалар бакчасында Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган «Каен бәйрәме» дигән экологик чара үткәрелгән. Өлкән төркем балалары татар телендә табигать, агачлар турында шигырьләр сөйләгән, җырлар башкарган, биеп, күңелле уеннар уйнаган.  

«Балаларны әйләнә-тирә мохиткә сакчыл карарга өйрәтү мөһим. Кечкенәдән без аларга планетабызның зур уртак йортыбыз булуы һәм анда үзеңне акыл белән, аңлы һәм мәхәббәт белән тотарга кирәклеге төшенчәсен сеңдерәбез», – дип билгеләп үткән татар теле укытучысы Гөлсинә Галиева.

Ел саен дөньяның күп кенә илләрендә 15 апрельдә Бөтендөнья экология белемнәре көне билгеләп үтелә. Экологик агарту әһәмиятенә ия булган башка бәйрәмнәр кебек үк, Берләшкән милләтләр оешмасы тарафыннан «уйлап табылган». Бәйрәмнең максаты – табигать турындагы белемнәрне тарату, җәмәгатьчелеккә экологик куркынычсызлык һәм әйләнә-тирәлекнең торышы турында хәбәр итү, экологик культура формалаштыру һәм экологик җаваплы, аңлы гражданнар тәрбияләү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International