Бөгелмә шәһәрендә 1800 кв. метр мәйданлы территория чүпләнгән

2021 елның 15 апреле, пәнҗешәмбе

Калдыкларны яндыру һәм туфракта металл ватыкларын саклау факты билгеләнгән ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары, санитар-экологик икеайлык кысаларында, Бөгелмәдә кара һәм төсле металл кабул итү предприятиесе территориясендә закон бозу очрагын ачыклаган. Чүпләнгән территориянең гомуми мәйданы 1800 кв. метр тәшкил итә. Моннан тыш, предприятие участогында яңгыр канализациясе юк һәм саклагыч корылмалар системасы җиһазландырылмаган, бу исә «Әйләнә-тирә мохитне саклау турында» 10.01.2002 ел, №7-ФЗ Федераль законның 51 ст. таләпләрен боза.  

Әлеге факт буенча экологлар административ тикшерү кузгаткан. Бу территория федераль дәүләт экологик күзәтчелегенә тиешле булганга күрә, әлеге мәгълүмат, чаралар күрү өчен, Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Идел-Кама төбәкара идарәсенә җибәреләчәк.       

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International