2021 елның 15-16 апрелендә В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновация университетында «Нәтиҗәле менеджмент системалары: сыйфат һәм цифрлы интеллектуаль системалар» дигән фәнни-гамәли форум уза. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы исеменнән мәгълүмат системалары һәм экологик агарту идарәсе башлыгы Дамир Вәлиуллин катнашты. Үз чыгышында ул тармакны цифрлаштыру өлкәсендә алып барыла торган эш һәм ведомство эшендә кулланыла торган төп геомәгълүмат системалары турында сөйләде.
2021 ел форум өчен юбилей елы булып тора, һәм менә инде 10 ел дәвамында ул цифрлы трансформация шартларында җәмгыятьнең тотрыклы үсешенең актуаль мәсьәләләре, идарә итүнең нәтиҗәле системаларын кертү, компанияләр эшчәнлегенең төрле өлкәләрендә яңа цифрлы технологияләрне куллану буенча гамәли мәсьәләләр турында фикер алышу өчен оештырылган инновацияле-тармакара мәйданчык булып тора.
Чара программасы белән әлеге султама буенча танышырга мөмкин: https://ieml.ru/innovation/forum2021/.